Мөслим районы Дусай авылы сайты

Бүген


Икмәк - ипекәй

Икмәк комбинаты директоры Н. Ш. Батыршина

1980 елларның башы. КАМАЗ тулай торагында гомер кичереп яткан чор. Ва-кыты-вакыты белән ашау ягы такы-токыга калса да, ипи ягына кытлык юк үзе. Май белән дә апашбыз, чәй белән дә эчелә, кильки белән дә үтә... Көннәрнен берендә бүлмәдәш егетебез Костя (Мөслим районының кайсыдыр мари авылыннан иде, исемен хәтерләмим) әти-әнисе яныннан кунактан килеп төште. Күп кенә авыл күчтәнәчләре арасында күпереп пешкән ак ипи дә бар нде. Шушы күчтәнәчләрдән каз итеннәнме, үрдәк итеннәнме авыз иткәнемне бик хәтерләмим, ә менә йомшак, хуш исле күмәч тәмен әле дә булса тоям кебек.
- Әниең пешердеме? - дип кызыксынабыз.
- Юк, Мөслим пекарнясыннан авылга кайтардылар. Мондый ипи барында авылда үзең пешерү юк инде ул. - дигән иде Костя, якташлары өчен зур горурлык хисләрен яшермичә. Шул күмәчне санаулы минутлар эчендә «сугып» куюбыз истә калган.
Егерме биш еллап вакыт үткәч, Мөслимнең данлыклы ипи пешерүчеләре белән очрашырга насыйп булды миңа. «Мөслим икмәк комбинатының бүгенге директоры Нәҗибә Шәйхелислам кызы Батыршина нәкъ мин алда әйтеп киткән чорда, төгәлрәге 1981 елда, кооператив техникумын тәмамлаганнан соң Мөслим райпосына караган пекарняга технолог булып эшкә килә. 20 яшьлек Нәҗибә тырышлыгы өстенә бик тынгысыз да була, технолог һөнәреннән тыш пекарнядагы һәр эшне үз кулыннан, үз күзеннән үткәрә. Директор Н.Батыршинаның ул еллардагы эшчәнлеге хакында шушы икмәк пешерү комбинатында 31 ел буена бухгалтер, баш бухгалтер булып эшләгән хезмәт ветераны Гөлсинә апа Дәүләтшина болай искә ала:
-Мин монда 1965 елда эшли башладым. Миннән соң укыган белгечләр дә килә торды. Хәзерге директор Нәҗибәнең килгәнен дә яхшы хәтерлим. Ул бик тырыш технолог иде. Пекарняның бөтен почмагында да эшләп чыкты - без аны экспедитор да иттек, кирәк икән кассир, бухгалтер итеп тә утырттык. Менә хәзер производствога үзе баш булды. Икмәк комбинатыбыз елдан-ел яңара, заманча мичләр, бүгенге көн технологиясе керә - эшләр күзгә күренеп алга бара. Мөслимдәге туганнарым, танышларым, үзем дә шушында пешкән икмәкне, күмәч әйберләрен алырга тырышабыз. Үземнең элекке хезмәттәшләремнең эшен мактавым түгел, монда пешкән һәрнәрсә: чәкчәге дә, торт һәм пирогы да бик уңган, тәмле була. Күршебездә бер оешма ипи пешереп сата үзе, ләкин аларныкы 500 граммлы гына һәм шуңа да карамастан, кыйбат. Комбинатныкына җитми инде.
Мөслим икмәк комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар биредә еш булалар. Үткәннәрне искә алып чәй эчәләр, яңа төр тәм-томнардан авыз итәләр. Күптән түгел шундый «утырмаларның берсендә үземә дә булырга туры килде. 1968-2002 елларда комбинатта технолог булып эшләгән Нәкыя апа Исмәгыйлева истәлекләре:
- Эш авыр булды. Тәүлегенә 12 шәр тонна ипи пешергән чаклар була иде. Ипиебез дә бер килолы булды, он капчыклары исә 70 килограммлы иде. Нәҗибә белән бик тату эшләдек. Ул бөтен эшне белеп оештырды. Элек тә, хәзер дә алар пешергән әйберләрне Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шоферлары күчтәнәч итеп күпләп сатып алалар.
Әйтүләренчә, Мөслим икмәк комбинатында пешкән ипи-күмәчкә сорау әле дә бар. Димәк, алар элекке традицияләрне саклап кала алганнар, шуның белән сатып алучыны читкә тибәрмәгәннәр. Сере нидә соң?
- Сыйфатны даими яхшыртып, пешкән әйберләрнең төрләрен арттырып, туйга, төрле бәйрәмнәргә заказлар кабул итеп, сатып алучыны җәлеп итәбез. Бездә үз эшләрен белүче осталар күп эшли. (Комбинатның үзендә 38, сәүдәдә 10 кеше.) Базар-ярминкәләргә чыгып сату итү дә отышлы. Чаллы, Җәлил, Дербышки базарларында чәкчәк, йомры ипи, торт һәм пирогларыбызны бик теләп алалар, һәм торган саен аларны күбрәк пешерәбез. Шунсыз яшәве кыен. Яңа пешкән ипи булып торсын өчен, Мөслимдә «Кайнар икмәк», «Автохлеб» кибетләре ачтык. Иске Карамалы авылында да ипи кибетен булдырдык, - ди Н.Батыршина.
Сатучы Гөлнара Нәбиева директорның сүзен куәтли:
- Үзебездә җитештерелгән печенье-прәннекне, сохари һәм коймак онын, зефирны сораучылар да артып тора.
Заманнан артта калмау өчен, узган елның 23 декабрендә комбинатка РТ-150 маркалы уңайлы, кул хезмәтен киметә, ипинең сыйфатын арттыра торган яңа линия урнаштырганнар.
Бүгенге белән яшәп, киләчәкне уйлап, Нәҗибә Шәйхелислам кызыүткәннәрне дә онытмый. Үткәннәр дигәнем - кайчандыр шушында эшләп киткән ветераннар. Ул, беренче чиратта, 1995-1999 елларда директор булган Альберт Бубековка, баш бухгалтер Гөлсинә Дәүләтшинага олы рәхмәтле: «Альберт абый җитәкче булырга, курыкмаска өйрәтсә, Гөлсинә апа экономист, бухгалтер, лаборант, экспедитор, склад мөдире эшләренең серләренә өйрәтте», — ди ул.

Гафиулла ГАЗИЗОВ, "Мәйдан" № 7, 2007.

Яндекс.Метрика
статистика Locations of visitors to this page Дусай авылы сайты
Hosted by uCoz